Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Яңа ел белән!

Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле дуслар!

Без яңа – 2025 елга аяк басабыз. Матур гадәт буенча үткән елга нәтиҗә ясап, киләчәккә яңа бурычлар һәм максатлар билгелибез.

Азнакай районы халкының хезмәте, өлкән буынның тәҗрибәсе, балаларның һәм яшьләрнең казанышлары нәтиҗәсендә узган ел уңышлы булды. Яңа социаль объектлар, йортлар, юллар салынды, шәһәребез һәм авылларыбыз тагын да матурланды, һәр өлкәдә заманча тормыш шартлары киңәйтелде.

Бүген безнең якташларыбыз – Геройларыбыз махсус хәрби операциядә катнашып, илебез тынычлыгын саклыйлар. Без аларның Ватанга тугрылыклары алдында баш иябез һәм җиңү белән туган якларыбызга кайтуларын теләп калабыз. Барлык авырлыкларны кыю күтәргән аларның гаиләләренә, әти-әниләренә аерым рәхмәт. Районыбыз халкы берләшеп, бердәм булып аларга ярдәм оештыра. Узган ел халкыбызның игелек, шәфкатьлелек, үзара ярдәмчеллек кебек иң яхшы сыйфатларын  ачты. Безне иң авыр шартларда да кыю, чыдам, сабыр булырга,  өйрәтте.

Киләсе елда – Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алабыз. Ул Ватаннны саклаучылар, нацизмга каршы көрәштә бердәмлек һәм тынычлык елы булып игълан ителде. Без өлкән буын, ветераннарыбызга чиксез рәхмәтлебез. Аларның Ватаныбызга булган  мәхәббәте, тугрылыгы, рухи көче безнең һәммәбезгә үрнәк булып тора.  

Хөрмәтле азнакайлылар!

Киләсе ел барыбыз өчен дә яхшы үзгәрешләр һәм тынычлык алып килсен! Авырлыклар читләтеп үтсен, барлык максатларыбыз уңышка ирешсен! Яңа ел төнендә теләгән теләкләр тормышка ашсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев