Җирнең гүзәллеге сез, әниләр!
Якшәмбе көнне без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Бу – безгә тормыш бүләк иткән, төн йокыларын калдырып, безне баккан, иң тәмлесен, иң затлысын баласына биргән алиһәгә тиң затлар бәйрәме.
Авыр сугыш елларында, сугыштан соңгы катлаулы чорларда да, бүгенге заманда да тормыш йөген бертигез дәрәҗәдә алып баручы гүзәл затларыбыз, үз баласы өчен җан атып яшәүче әниләребез алдында без баш иябез һәм мәңге бурычлы булуыбыз турында беркайчан да истән чыгармыйбыз. Шуңа күрә дә һәрберебез әниләргә, әбиләргә, ана булырга тиешле хатын-кызларга үзебезнең кайгыртуыбызны, яратуыбызны, игътибарыбызны күрсәтик, аларны олылыйк һәм кадерлик.
Олы бәйрәм уңаеннан барлык әниләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телим. Якыннарыгызның кайгыртуын тоеп, яратып һәм яратылып яшәгез!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев