Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Чын күңелдән котлыйбыз!

Кашапов Әнәс Насрый улын 80 юбилее белән котлыйбыз!

Тымытык авылында яшәүче газиз кешебез – кадерле әтиебез Кашапов Әнәс Насрый улын 80 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз!

Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерлебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез, әбиебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена!

Шуңа Сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Яшик әле, әткәй, бергәләп!

 

Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, оныкларың исеменнән кызың Гүзәл

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев