Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакай районы башлыгы авыл хезмәтчәннәрен, агросәнәгать комплексы эшчәннәрен котлый

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы эшчәннәре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Гомер-гомергә җир безнең төп байлыгыбыз һәм туендыручыбыз булды. Сез алны-ялны белми, иртәдән кичкә кадәр табыннарыбыз муллыгы өчен фидакарь хезмәт куясыз. Агротехник чараларны сыйфатлы уздыру һәм заманча технологияләрне уңышлы куллану нәтиҗәсендә районыбыз игенчеләре быел бөртеклеләрдән 170 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Азнакай республикада сөт җитештерү күләме буенча да алдынгылар сафында – алтынчы урында бара, көнгә 145 тонна сөт савыла. Җитәрлек күләмдә орлык әзерләнде, халыкны ашлык белән тәэмин иттек. Киләсе ел уңышына нигез салып, 22 мең гектардан артык мәйданда уҗым культуралары чәчелде. Барлык авыл һәм җитештерү тармагы хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Авыл хуҗалыгының ныклы нигезе булган ветераннарга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Бәйрәм белән котлап, барчагызга ныклы сәламәтлек, алга таба да уңышлар, гаиләләрегездә иминлек, бәхет-шатлыклар телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев