Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Җиңү бәйрәме белән котлый

Кадерле ветераннарыбыз! Хөрмәтле азнакайлылар!

 Җиңү көне – барыбыз өчен дә милли бердәмлек, хәрби дан, каһарманлык символы булган, илебез тарихына мәңгелеккә уелып калган иң олуг бәйрәмнәребезнең берсе. Ул илебез өчен тирәнтен горурлык хисләре уяткан, күңелләргә сафлык өстәгән, хәтерләрне яңарткан көн.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Сезгә зур сынаулар, ачы язмышлар аша үтәргә туры килде, сез аларны лаеклы җиңеп чыктыгыз. Сезнең буын гаделлекнең, рухи ныклыкның, фидакарьлекнең иң бөек үрнәге. Азнакай районыннан гына да фронтка 16 меңнән артык кеше киткән, аларның 8 меңнән артыгы яу кырында ятып калган.

Бүгенге матур тормышыбыз, аяз күгебез – ул сезнең тиңдәшсез батырлык, сезнең Җиңү.

Тылдагылар, ятимлек ачысында үскән сугыш чоры балалары да алял белми хезмәт куеп, Җиңүне якынайту өчен тырышканнар. Фронтта дошманга каршы сугышкан, көнтөн тылда эшләгән, яралы солдатлар тормышын саклап калу өчен көрәшкән барлык ветераннарга бүген без ихлас йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, һәлак булганнар, инде арабызда юкларның рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез.

Быел, Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән бергә без районның 90 еллыгын да билгеләп үтәбез. Сугыш сынауларын узган райондашларыбыз тыныч тормышта да Азнакайның үсеше, яңарышы өчен тырыш хезмәт куйдылар.

Барлык азнакайлылар исеменнән сезнең барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, кадерлеләребез булып әле озак еллар безнең арабызда яшәвегезне телим! Җиңү бәйрәме белән!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев