Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакайда яшәүче сугыш ветераны 103 нче язын каршылады

Гайнулла Әюпов — бүгенге көндә районыбызда исән-сау булган бердән-бер Ватан сугышы ветераны. Фронтовик үзенең 103 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.

Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хәрби комиссар Руфат Гайнетдинов, ПАТП ның элеккеге директоры Владимир Кротов һәм предприятиенең бүгенге җитәкчесе Рамил Шәйхелисламов, социаль яклау бүлегеннән Гөлфия Мөкъсинова килделәр. Гайнулла ага янына гаиләләре белән оныклары, кода-кодагыйлары да җыелган иде.

— Сез — безнең горурлыгыбыз һәм байлыгыбыз. Сезнең батырлык алдында, сугыштан соң кайтып районыбыз үсешенә куйган фидакарь хезмәтегез алдында рәхмәт сүзләребезне әйтеп баш иябез, — диде фронтовикны барлык азнакайлылар исеменнән котлап район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Фронт юлын машинасында корал ташып үткәргән Гайнулла ага тыныч тормышта да яраткан һөнәренә тугры кала, гомер буе ПАТП да шофер булып эшли — нефтьчеләр вахтасын, маршрут автобусын да йөртә. Шушы яшьтә дә яхшы хәтерле, камил акыллы Гайнулла Әюпов. Әле дә ил-көн яңалыклары белән даими танышып бара, җор теленә дә, һаман да кызыксынучан булуына да сокланмый мөмкин түгел. 

Гомерен хезмәттә үткәргән тынгысыз ветеран бүген дә хәрәкәттә, берәүгә дә мәшәкать тудырмаска тырышып, тормыштан канәгать булып яшәп ятуы.

— Печән чаба алмыйм, мал карый алмыйм инде, балалар, — ди ул, шаяру катыш уфтанып. 

Берлингача барып җитеп, илгә Җиңү яулаган, йөзеннән беркайчан елмаю китмәгән Ватан сугышы ветераны барысына да рәхмәтләрен белдереп, бәрәкәтле тормыш теләп озатып калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев