23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бәйрәм белән!
Хөрмәтле райондашлар! Сугыш һәм хезмәт ветераннары, запастагы, бүгенге көндә ил сагындагы һәм махсус хәрби операциядә катнашучы батыр йөрәкле ир-егетләребез, булачак солдатлар!
Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Һәр буын өчен бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек һәм намус символы булып тора.
Аеруча да рух ныклыгы һәм туган илгә карата чиксез мәхәббәт Бөек Ватан сугышының авыр елларында ачык чагылды. Үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән һәм илнең территориаль бөтенлеген саклаган хәрбиләр буыны ветераннарга лаеклы алмаш булды. Бүген Ватанга хезмәт итүнең данлы традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләргә, патриотизм, антка тугрылык, хәрби бурыч һәм хәрби туганлыкка тугрылык кебек төшенчәләрне бар нәрсәдән өстен куючыларга зур хөрмәт белән карыйбыз. Иминлегебезне саклап тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән якташ егетләребез белән чиксез горурланабыз, шундый лачын уллар үстергән әти-әниләр һәм аларның гаиләләренә рәхмәтләребезне җиткереп, аларга таяныч булырга тырышабыз.
2025 ел илебездә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Ул шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү белән дә мөһим. Без тарихның төрле чорларында Ватан өчен көрәшкән барлык кешеләрнең батырлыгына, шулай ук хәзерге каһарманнарыбызга – махсус операциядә катнашучыларга һәрдаим хөрмәт белән карыйбыз, агымдагы елда моңа тагын да зуррак игътибар биреләчәк. Бәйрәм белән котлап һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык, иминлек, ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, солдатларга һәм офицерларга уңышлы хезмәт телим!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!