Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Үсмерләр төркеме Оренбургта вәхшиләрчә бер ир-атны кыйнаган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.

18 февральдә Оренбургның Гагарин урамында үсмерләр төркеме урамнан  узып баручы бер ир-атны кыйнаган. 34 яшьлек ир-ат вафат булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Канал күрсәткән видео кадрларыннан күренгәнчә, яшьләр ир-атны тотып кыйныйлар.

Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хулиганнар төркеме һөҗүм итү өчен кечкенә генә сәбәп тапкан.

Кыйналган ир-атны шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә салганнар. Табиблар 34 яшьлек ир-атның гомерен саклап калу өчен тырышкан. Ләкин ул алган тән җәрәхәтләреннән берничә көннән соң үлгән.

Җинаять эше ачылган. Мондый хокук бозу өчен  15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Хокук саклаучылар дүрт кешене тоткарлаган. Башта 16 һәм 17 яшьлек егетне тапканнар. Аларның берсе техникумда укый. Алар үз гаебен өлешчә таный. Аннары 15 яшьлек ике үсмерне тоткарлыйлар.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.

Чыганак:https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев