Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Куркынычсызлык кагыйдәләренә битараф калмыйк

Бу айның беренче көннәрендә районда янгын чыгу очраклары да ешайды.

Кызганычка каршы, салкын көз һәм кыш айларында янгын чыгу очраклары арта төшә. Бу айның беренче көннәрендә районда янгын чыгу очраклары да ешайды. Әлкәй авылында – йорт, Әгерҗедә сарай янды. Бәла беркемгә дә сорап килми. Әмма, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә, бәла-казалар да сезне читләтеп үтәр. Көннәр суыту белән кешеләр күпләп электр җылыткычларыннан, мичләрдән файдаланалар. Торагыгызны өстәмә җылытканда газ плитәләреннән, кулдан ясалган электр җайланмаларын кулланмагыз. Аларның бары тик заводта эшләнгән, төзек һәм бик нык кызудан саклаучы терморегуляторы булганы гына куркынычсыз. Аларны тиз янып китүчән әйберләр, тәрәзә пәрдәләре, җиһазлар яныннан читкәрәк урнаштыру зарур. Бер челтәргә берничә җылыткычны ялгау да аянычлы хәлгә китерүе мөмкин. Кагыйдә буларак, шәхси йортларда янгыннар мичләрдән чыга. Аларны кышка кергәнче үк ныклап ремонтлагыз. Мич, торбалардагы ярылып киткән урыннарны яхшылап сылагыз, агартыгыз. Мичне һич кенә дә бензин, керосин һәм башка тиз янып китүчән сыеклыклар сибеп кабызырга ярамый – бу бик куркыныч. Мичне артык кыздыру, аңа терәтеп җиһазлар һәм башка янып китүчән әйберләр кую, мич өстенә яки аның янына утын тезү, кибәргә кием-салым элү тыела. Мич авызы алдында янмый торган материалдан эшләнгән әйбер булу шарт. Игътибарлы һәм уяу булыгыз, ут чыккан очракта, кичекмәстән, «101», яки «112» номерлары буенча янгын сагына шалтыратыгыз. Иминлегегез үзегезнең кулда икәнлеген исегездә тотыгыз!

 

Янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев