Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Хезмәт хакы буенча 1,2 миллион сум бурыч җыелган

Азнакай шәһәр прокуратурасы райондагы бер предприятиедә хезмәт хакын түләмәү фактын ачыклады.

Билгеле булганча, предприятиенең элеккеге 19 хезмәткәренә 2018 елның июненнән 2019 елның февраленә кадәрге чорда хезмәт хакы түләнмәгән. Бурыч 1,2 млн сумнан артып киткән. Шул ук вакытта табыштан кергән акча кредитлар, электр энергиясе өчен түләүгә һәм башка хуҗалык ихтыяҗларына тотылган. 

Гражданнарның хезмәт хокукларын торгызу һәм хезмәт хакы буенча бурычларны мәҗбүри түләттерү максатыннан прокуратура җәмәгать судына суд боерыклары бирү турында гариза юллады.

Предприятиенең элеккеге директорына карата җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта бурыч тулысынча түләнгән.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев