Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Интернетта акча эшләргә теләгән азнакайлы 216 мең сум акчасыз калган 

Җиңел генә акча эшләргә теләгән Урманай авылы кешесе, мошенникларга ышанып, кулында булган 216 мең сум акчасын да югалткан. 

Каза күрүче интернет челтәрләрендә урнаштырылган яңалыклар белән танышканда кыска гына вакыт эчендә акча эшләргә чакырган өндәүгә тап була. Видеомөрәҗәгатьтә үзен Октябрьский кешесе дип таныштырган ханым тизрәк билгеле бер сайтка керергә куша. Каза күрүче сылтама буенча үтеп, сайтта теркәлә, үзенең мәгълүматларын калдыра. Берничә көннән азнакайлыга сайт менеджеры шалтырата һәм компаниянең биржада сату белән шөгыльләнүе турында сөйли. Мошенникка ышанучы аларга берничә көн дәвамында 216 мең сум акча күчерә. Акчага ия булгач, мошенниклар юкка чыга.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев