Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Барып чыктык: кеше үтерү берни тормый хәзер

Азнакай шәһәр суды яшүсмернең гомеренә кизәнгән егеткә катгый җәза чыгарды.

Узган елның җәендә районыбыз авылларының берсендә була бу хәл. 19 яшьлек егет башка авылда яшәүче 14 яшьлек кыз белән интернет аша таныша да аның белән очрашуга бара. Алар шул ук көнне җенси мөнәсәбәткә керә. Берничә көннән егет тагын бара кыз янына. Аны машинасына утыртып алып китә дә, үз авылларыннан ерак түгел урында туктый. Сүз арты сүз чыгып, кыз аңа авырга узу ихтималын әйтә. Бу сүзләрне ишетүгә, егет аңа китереп суга, буа башлый. Балигъ булмаган белән мөнәсәбәткә керүнең ахыры ни белән тәмамланасын яхшы аңлый ул, шуңа да аны үтерергә ниятли.

Кыз каршылык күрсәтә. Аннары егет аны ныклап тукмап, машина артына салып, таулы урынга алып бара. Тукмавын дәвам итә, муеныннан буып ала. Инде кыз аңын югалткач, аны үлде дип уйлап, чокырга тәгәрәтә, өстенә агач ботаклары каплап, үзе машинасына утырып китеп бара.

Берничә сәгатьтән аңына килгән кыз көч-хәл белән бу урыннан чыгып, авылга юнәлә. Аны кырда күреп алган кешеләр ярдәмгә килә.

Судта егет никадәр генә алдарга тырышмаса да, хаклык барыбер ачыла. Аңа карата 9 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарыла.

Барып чыктык, җәмәгать, әхлак кануннарын санга сукмый башладык, кеше гомере дә кадерсезгә әйләнә бара. Балаларга нинди тәрбия бирәбез? Кайдан килә аларга шундый хайвани мәнсезлек, юньсезлек? Яшәешебез, гамәлләребез хакында ныклап торып уйланырга вакыт безгә...

фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев