Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайлыны “банк хезмәткәре” алдаган

Мошенниклар әллә никадәр кешене төп башына утыртса да, алар кармагына эләгүчеләр саны һаман да кимеми.

Бигрәк тә үзләрен “банк хезмәткәре” дип таныштыручылардан алданучылар күп.

Азнакайда яшәүче берәүгә дә шалтыратып, аның картасы белән шикле операцияләр кылынуы турында әйтәләр. Ул, мошенниклар шалтыратуын аңлап, телефонын куярга уйласа да, “банк хезмәткәре” аны мәгълүматларны дөресләр өчен “робот” белән сөйләшүгә күндерә. Робот мәгълүматларны әйткәч, азнакайлы аларны “әйе” дип куәтләп куя. Билгеле “әйе” сүзеннән соң аның картасында булган 14000 мең сум акчасыннан җилләр исә.

Шикле номерлардан шалтыратучыларга ышанып, тир түгеп тапкан акчаларыбызны менә шулай җиңел генә югалтудан саклансак иде!

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев