Азнакайда үзизоляция кагыйдәләрен бозган 214 кеше җаваплылыкка тартылган
Апрель башыннан Азнакайда полиция вәкилләре патрульлек итә.
Алар кешеләрнең үзизоляция режимын үтәүләрен тикшерәләр. Тикшерү шәһәрдә генә бара дип тынычланырга кирәкми, авылларда да даими рейдлар уздырылып тора.
Шәһәргә кер һәм чыгу юлларында урнашкан постларда хокук саклау органнары вәкилләре шулай ук ныклы контроль алып бара. Алар һәр машинаны туктатып, юлга нинди максат белән чыгуларын тикшерәләр. Эштән бирелгән белешмәләр исә махсус базага кертелә.
Урамда эштән бирелгән махсус белешмәсез яки СМС-рөхсәтсез йөргән 214 азнакайлыга беркетмә төзелеп, алар административ җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев