Табигать кышкы йокыдан уянганда, караклар да йоклап ятмый.
Район эчке эшләре мәгълүматлары буенча, узган атнада Хәсәншина урамындагы 3 нче йортның 5 нче катында подъезд эчендә калдырылган 11 мең сумлык велосипедны урлап китәләр.
Оператив-тикшерү эшләре барышында берничә тапкыр хөкем ителгән азнакайлы кулга алына. Ул үз гаебен тулысынча таный. Велосипед хуҗасына кайтарыла.
Фото: архив
Нет комментариев