Район хуҗалыкларында комбайннарның һәм ашлык ташу транспортының уракка әзерлеген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да тикшерде.
Механизация бүлеге начальнигы Ришат Булатов азнакайлылар эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Соңыннан Х.Мөстәкыймов исемендәге җәмгыятьтә әлеге мәсьәлә буенча семинар-киңәшмә узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин хуҗалык җитәкчеләре алдына бер атна эчендә техниканы тулысынча старт сызыгына кую бурычын йөкләде. Нигездә, комбайннар урып-җыюга әзер, кайбер хуҗалыкларда көйләп бетерәсе эшләр бар. Көннәр яхшы торганда, Азнакай игенчеләре август башында уракка керешергә исәплиләр.

Нет комментариев