Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда “Торак – 2022” профилактика операциясе старт алды

Ел дәвамында барачак әлеге операция торак секторда янгын чыгу очракларын булдырмауга, халыкка янгын кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерүгә юнәлдерелгән.

Аның кысаларында 12 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторлары, район янгын күзәтчелеге бүлеге вәкилләре белән берлектә ел башыннан йортларда булып, халыкка аңлату эшләре алып баралар.

– Статистикага күз салсаң, янгын сәбәбе күп әйберләргә бәйле, әмма күпчелек очракта моңа кеше үзе гаепле. Сүндерелми калган чәйнек, кәстрүл, уттан алынмаган электр җиһазы, электрүткәргечләр монтажлаган вакытта хаталар җибәрү, гомумән, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге дә зур бәлагә китерергә мөмкин, – ди 12 нче янгын сүндерү бүлеге инженеры Альбина Галимуллина.

Рейдлар барышында бигрәк тә шәхси йортларда яшәүчеләр игътибар үзәгендә.

Янгынчылар азнакайлыларны ут белән сак эш итәргә, җылыткычлар, электр җиһазларыннан кулланган вакытта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен катгый үтәргә чакырып калалар. Чыннан да, үзебезнең иминлегебез үзебезнең кулларда булуын онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев