Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда нефть урлаучылар хөкем ителде

Карар 2019 елның 19 апрелендә көченә керде.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Азнакайнефть” идарәсе объектларыннан нефть урлаучыларга хөкем карары чыгарылган.

Россия Федераль сак хезмәтенең ТР буенча бүлеге һәм РФ ЭЧМның ТР буенча бүлеге вәкилләре узган елның 15 еннән 16 май төнендә алып барылган тикшерү барышында нефть урлау белән шөгыльләнгән төркемне урында кулга ала.

Ул вакытта “Урал” машинасы цистернасында “Азнакайнефть” объектларыннан урланган нефть була. Актүбәдә әлеге төркем арендалаган базада бихисап күләмдә савытлар, ике җир асты сыешлыгы табыла. Аларда шулай ук нефть һәм химик реагентлар сакланган була.

2018 елның 16 маенда әлеге очрак буенча РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсенең 3 нче часте һәм 30 нчы маддәсенең 3 нче часте “б” пункты буенча (“Урлашу”) җинаять эше ачыла.

Агымдагы елның 8 апрелендә чыгарылган суд карары нигезендә, җинаятьчел төркемдә катнашучылар югарыда санап үтелгән маддәләр буенча гаепле дип табыла. Аларның барысы да ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.

Карар 2019 елның 19 апрелендә көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев