Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда исерек килеш машина белән идарә иткән 40 яшьлек ир-атны суд хөкеме көтә

Шәһәр прокуратурасы 40 яшьлек Р.га карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады.

Ул  административ җәзага тартылган була торып та юл йөрү кагыйдәсен бозуда гаепләнә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, аңа 2017 елда спиртлы эчемлек кулланган килеш машина белән идарә иткән өчен 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләнә.

Бөкрене кадер генә төзәтә дигәндәй, ир-ат моннан соң да исерек килеш машинага утыра. Быелның 10 августында аны зокук сакчылары тоткарлый.

Җинаять эше буенча карарны Азнакай шәһәр суды чыгарачак.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев