Азнакайда исерек килеш машина белән идарә иткән 27 яшьлек егетне суд хөкеме көтә
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда исерек килеш машина белән идарә иткән 27 яшьлек егетне суд хөкеме көтә

Ул моңа кадәр дә исерек килеш машина белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булган.

Азнакай шәһәр прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, 27 яшьлек егет 16 гыйнварда алкоголь эчемлек кулланган килеш руль артына утыра һәм ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан тоткарлана. Ул моңа кадәр дә исерек килеш машина белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булган.

Җинаять эше, карар чыгару өчен, Азнакай шәһәр судына тапшырылган.

 

 Фото pixabay.com


Нет комментариев