Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда ире хатынын стакан белән яралаган

Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым

Азнакай шәһәр прокуратурасы 24 яшьлек азнакайлыга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул бергә яшәгән кешесенең сәламәтлегенә зыян салуда гаепләнә.

Суд билгеләгәнчә, узган елның ноябрь аенда ул көнләшү нигезендә туган низаг вакытында бергә яшәгән хатынына стакан ыргыта. Нәтиҗәдә, соңгысының тезе яралана.

Хөкем ителүче үзенең гаебен тулысынча таный.

Суд карары нигезендә, ул 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Карар әлегә үз көченә кермәгән.

 

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Фото pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев