Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда Элвин Грей концертын өзүдә гаепләнүче билгеле

​​​​​​​Кичә Элвин Грейның шәһәр Мәдәния йортында узган концертыннан 626 кешене эвакуацияләгәннәр.

Хокук сакчыларына билгесез номердан бинада шартлаткыч матдə барлыгы турында хәбәр килеп ирешә. Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, шалтыратучының кем икәнлеге билгеле.

Бүген аңа карата җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

 

"Элвин Грей" лейблының башкаручы директоры Семен Прошко социаль челтәрдә түбәндәгеләрне язган:

"Без шунда ук Эчке Эшлəр Министрлыгына мөрəҗəгать иттек, барлык мəгълүматны җиткердек. Идарə органнары тиз арада эшкə кереште: өч минут эчендə экипаж килеп җитте, бинадагы барлык халык та эвакуациялəнде, гаепле кешене тоттылар.
Эчке Эшлəр идарəсе хезмəткəрлəренең əлеге ситуацияне тиз арада хəл иткəннəре өчен рəхмəтебезне белдерəбез. Килеп чыккан уңайсызлыклар өчен тамашачылардан гафу сорыйбыз".

 

Элвин Грей «Вконтакте» битендә шулай ук Азнакай тамашачысына рәхмәтен белдергән:

«Бүген, шундый вакыйга һәм өзеклек булуга карамастан, концерт тулы күләмдә узды! Ихлас һәм яхшы күңелле тыңлаучыларым, рәхмәт! Үзегезне һәм якынарыгызны саклагыз!»

 

Ландыш Шәрәфиева, Мәдәният йорты директоры:

– Кешеләрне вакытында эвакуацияләдек. Бернинди паника, этеш-төртеш булмады, халык хәлне аңлап, тыныч кына залдан урамга чыкты. Полиция хезмәткәрләре килеп тикшергәннән һәм бернинди куркыныч янамавын ачыклаганнан соң, халык кире концерт карага залга керде һәм тамаша дәвам итте. Эчке Эшлəр идарəсе хезмəткəрлəренә оператив эш иткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Фото instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев