Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда булган төнге авария хакында төгәл мәгълүматлар билгеле

Юл-транспорт һәлакәтендә алган тән җәрәхәтләреннән “ВАЗ” машинасының 2000 елгы йөртүчесе урында ук һәлак була.

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кичә 23.36 сәгатьтә Әлмәттән Мәлбагыш авылына таба хәрәкәт итүче “УАЗ-31519” машинасы шоферы борылышта Әлмәттән Азнакайга таба хәрәкәт итүче ВАЗ-211440 автомобиленә юл бирми. Нәтиҗәдә, ике машина бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәтендә алган тән җәрәхәтләреннән “ВАЗ” машинасының 2000 елгы йөртүчесе урында ук һәлак була.

Аның машина йөртү стажы – 3 ай.

“ВАЗ”да булган 2001 елгы ике егет һәм 1997 елгы тагын бер пассажир шулай ук авыр җәрәхәтләнәләр. Алар Әлмәт сырхауханәсенә илтелә.

Авыр тән җәрәхәтләре алган 1959 елгы “УАЗ-31519” шоферы шулай ук Әлмәт шәһәренә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев