1962 елгы ир-ат инфаркт кичерә һәм рульдә вафат була.
Район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, бүген иртәнге якта Гагарин урамы - Лениногорск тракты буенча хәрәкәт иткән 1962 елгы автобус шоферы элекке СУМР идарәсе янындагы светофорда кискен йөрәк авыруы нәтиҗәсендә кинәт аңын югалта. Автобус юлдан чыгып, “СБК-Техносервис” оешмасы коймасына бәрелә. Туктап торган ике чит ил машинасына да шактый зыян килә.
Фото социаль челтәрләрдән
Нет комментариев