Балаларның берсе дә махсус креслога утырмаган булган.
Кичә Актүбә бистәсеннән Карабаш авылына таба хәрәкәт иткән “ВАЗ-21070” машинасы шоферы хәвефсез тизлекне сакламый һәм алдан барган “КамАЗ”га килеп бәрелә.
Юл-транспорт һәлакәтендә “ВАЗ”да булган биш кеше дә авыр тән җәрәхәтләре ала. Аларның барысы да Әлмәт сырхауханәсенә җибәрелә. Зыян күрүчеләрнең икесе – укучы балалар. Аларның берсе – 2009, икенчесе 2012 елгы. Балалар махсус креслода утырмаган булган.
Нет комментариев