8 ноябрь көнне Азнакай-Ютазы автоюлында “Лада” машинасы әйләнә.
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 8 ноябрь көнне Азнакай-Ютазы автоюлы буенча хәрәкәт иткән “Лада” машинасы шоферы хәвефсез тизлекне сакламый һәм тәгәрмәче белән юл кырына “эләгеп” идарәне югалта. Юлдан төшеп киткән автомобиль әйләнә. Һәлакәт Карамалы авылы тирәсендә була.
Авыр тән җәрәхәте алган 1960 елгы машина йөртүче Әлмәт шәһәре сырхауханәсенә озатыла.

Нет комментариев