Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда авариядә 23 яшьлек хатын-кыз вафат булган

    Чәчәк кебек ап-ак карлар яуган декабрь ае район юлларындагы зур бәхетсезлекләр белән башланды. 

    1 декабрьдә 1 Май урамыннан шәһәргә таба хәрәхәт итүче “Лада Приора” машинасы шоферы, хәвефсез тизлекне  сакламый һәм Ленин – Вәлиханов урамнары киселешендә каршы яктан светофорның яшел төсенә хәрәкәт итә башлаган “Лада Калина” һәм “Фольксваген” автомобильләре белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә, “Приора” машинасында утырган 23 яшьлек хатын-кыз урында ук җан бирә. Төрле җәрәхәтләр алган 24 яшьлек шофер һәм тагын бер пассажир егет сырхауханәгә озатылалар.

     

    Видео социаль челтәрләрдән алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: