Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда алимент түләмәүче 33 яшьлек ир хөкем ителде

Шәһәр прокуратурасы 33 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады.

Ул  баласына алимент түләмәүдә гаепләнә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ул 2018 елның сентябреннән 2019 елның июленә кадәр балигъ булмаган баласын тәрбияләгән өчен алимент түләми, матди ярдәм күрсәтми. Үзе бер җирдә дә эшләми. Моңа кадәр азнакайлыны суд приставлары административ җаваплылыка тарттырган булган.

Ирнең алиментлар буенча бурычы якынча 245 мең сумнан артып китә. Суд карары нигезендә ул алты айга төзәтү эшләренә тартыла.

Карар әлегә үз көченә кермәгән.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев