Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда абзардан сарыклар урлаганнар

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең дежур частена азнакайлылардан 178 гариза кергән.

7 май көнне Югары Стәрледә гомер итүче бер ханым хокук сакчыларына мөрәҗәгать итеп, йортыннан ашамлыклар һәм башка әйберләр урлап чыгулары турында гариза яза. Тикшерү барышында бер җирдә дә эшләмәүче, даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланучы ир кеше кулга алына.

Загорье бистәсеннән берәүнең абзарыннан өч тәкәсен урлап чыгып китәләр. Хуҗага 15 мең сумлык матди зыян килә. Җинаятьчене эзләү эшләре бара.

Яшьләү урманыннан 10 мең сулык ике оя умарта урлау очрагы буенча да тикшерү дәвам итә.

30 апрельдән 7 майга кадәр вакыт аралыгында берәү Карамалы авылы янәшәсендәге су куу станциясеннән тимер ишек, 40 данә багана һәм башка әйберләр урлый.

Бәйрәм чорында азнакайлы телефонын урлаулары турында гариза яза. Тикшерү барышында билгесез затларның 9 майда кичке якта каза күрүчегә сугып, аның кесә телефонын тартып алулары ачыклана.

Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре 2018 елда “Спутник” гаражлар ширкәтен “чистарткан” Тымытык кешесен кулга алалар. Моңа кадәр дә суд каршында җавап тоткан ир кеше гаебен тулысынча таный.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев