Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда 24 яшьлек егет табибның башына чүкеч белән суккан

Ул инвалидлык рәсмиләштерергә теләмәгән участок табибын үтерергә омтылуда гаепләнә.  

Бу хәл поликлиникада кабул итү вакытында була. Татарстан тикшерү комитеты әлеге эшне тикшереп бетергән, соңгы карарны суд чыгарачак. Бу хакта республиканың тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, узган ел гаепләнүче берничә тапкыр участок табибына мөрәҗәгать итеп, үзенә инвалидлык рәсмиләштерүне сорый. Табиб исә, инвалидлык рәсмиләштерү аның компетенциясенә кермәгәнлектән, аны махсуслашкан учреждениегә тикшерелергә җибәрә.

Аның гамәлләре белән ризалашмаган пациент быелның гыйнвар аенда әлеге участок табибына тагын килә. Бу юлы үзенең явыз гамәлен дә тормышка ашырмый калмый: ул чүкеч белән табибның  башына суга.

Егет кеше үзенең гаебен өлешчә таный. Аңа карата соңгы карарны суд чыгарачак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев