Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай таксисты клиентка ышанып, акчасыннан колак каккан

    Сак булыгыз, мошенниклар!

    Эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, 28 гыйнварда таксида эшләүче азнакайлы кичке сигез белән ун арасында пицца китертүгә заказ ала. Күрсәтелгән адрес буенча килеп, клиентка шалтыраткач, тегесе тагын бер кап конфет алып килүен сорый. Таксист кибеткә барып, конфет ала. Бу вакытта клиент аңа шалтыратып, телефонына 3500 сум акча салуын сорый һәм товарларны алып килгәч, акчаны бирәчәген әйтә. Таксист әлеге сумманы клиент номерына күчергәч, ул әйткән адрес буенча китә. Ишекне өлкән яшьтәге ир кеше ача һәм бернәрсәгә дә заказ бирмәвен белдерә. Зыян күрүче клиент телефонына шалтырата, әмма аңа җавап бирүче булмый. Шунда ул үзен төп башына утыртуларын аңлый.

    Фото pixabay.com

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: