Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай шәһәр суды хезмәткәрләренә "Маяк" газетасы редакциясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды

    Азнакай шәһәр суды белән "Маяк" газетасы арасындагы үзара хезмәттәшлек дистә еллар буена дәвам итә.

    Азнакай журналистлары белән хөкем сагы хезмәткәрләре әледән-әле "Түгәрәк өстәл" сөйләшүләре, матбугат конференцияләре үткәреп торалар.

    Бергәләп ял итү, сәяхәтләр кылу да матур гадәткә әверелде.

    Бу атнада ике коллектив вәкилләре матбугат көне уңаеннан очрашты.

    Анда газетабыз белән даими элемтәдә торган, "Фемида" сәхифәсен алып барган, язмалары аша укучыларыбызга яхшы таныш шәһәр суды хезмәткәрләренә "Маяк" газетасы редакциясенең Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: