Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакай халкын Интернет аша алдыйлар

Узган атнада мошенниклар кулына Азнакай халкы 75 мең сум акчасын “чыгарып” салган.

(Азнакай, 8 май, Таңсылу САНИЕВА) Сер түгел, кемдер акчаны мең кат тирен түгеп тапса, икенчеләр аны җиңел юл белән генә эшләү ягын карый. 

Узган атнада гына да ике азнакайлы шундый караклар кулыннан  зыян күргән.

Берәүнең картасыннан 20 мең сум акча урлыйлар. Тикшерү барышында аның телефонына “вирус”лы программа урнаштырылганлыгы ачыклана.  

Икенчесендә белдерүләр сайтына умарта сату турында игълан куйган ир кешене алдап, банк картасы номерларын әйттерәләр һәм анда булган 55 мең сум акчасын “салдыралар”. 

– Тагын бер кат шуны искәртәбез, банк карталарының реквизитларын (карта номеры, аны куллану вакыты, арткы ягында күрсәтелгән өч санлы код, пин-код) беркемгә дә, хәтта банк яки полиция хезмәткәрләренә дә хәбәр итәргә ярамый. Кемдер сезгә акча күчерергә тиеш булганда, әлеге кодлар кирәкми, – ди хокук сакчылары.

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев