5 декабрьдә 18.56 сәгатьтә 87 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә Актүбә бистәсендәге шәхси хуҗалыкта ут чыгуы турында хәбәр итәләр.
Бәхеткә, анда каза күрүчеләр юк.
Янгын сәбәпләре бүген дә ачыклана.
– Янгын хәвефсезлеге, тәү чиратта, үзебезгә, кагыйдәләрне төгәл үтәвебезгә бәйле. Җылыту приборларын кулланганда бигрәк тә игътибарлы булу сорала, – ди Азнакай районы буенча күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов.
Нет комментариев