Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Акча эшләргә теләгән азнакайлы 550 мең сум акчасын югалткан

Биржада акча арттырырга теләгән ир-атны мошенниклар алдый.

Район эчке эшләр бүлегенә Азнакайда яшәүче ир-ат алдау юлы белән 550 мең сум акчасын урлаулары турында гариза яза.

Тикшерү барышында аның социаль челтәрләрдә биржа уенында катнашып, акча эшләп булуы турында игъланга тап була. Биржа вәкиле белән телефоннан сөйләшкәннән соң ул акча “кертә” башлый. Бераздан аның кереме түбән тәгәри башлый. Биржа турында интернетта калдырылган фикерләр белән танышкач, ул үзенең мошенниклар белән бәйләнүен аңлый, әмма инде соң була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев