Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

57 яшьлек азнакайлы мошенникларга 375 мең сум акча бүләк иткән

Социаль мошенниклар тик ятмый һәм бу хакта газета битләрендә кисәтүләргә карамастан, алар капкынына кабучылар очрап тора.

Алдарларның сүзенә ышанып, 57 яшьлек ханым да акчасыннан колак каккан. Үзләрен банк хезмәткәре дип таныткан мошенниклар аның кәрәзле телефонына шалтыратып, картасыннан кемнеңдер акча “салдырырга” җыенуын әйтәләр. Резерв счет булуы хакында да белдереп, акчаны тиз арада шунда күчерергә киңәш итәләр. Акчасын югалтудан курыккан азнакайлы банкка (!) барып, 275 мең сум акчасын картадан ала һәм мошенниклар әйткән абонент номерларына сала. Сөйләшү барышында “банк” хезмәткәре аның исеменә кредит рәсмиләштерүләре турында әйтә. Каза күрүче банкта килеш картасындагы 100 мең сум акчаны тагын мошенниклар “кесәсенә” күчерә.

Банкта чакта шундагы хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итәсе иде дә бит... Аферистлар кармагына эләгүен аңлаган ханымга полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев