Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

2018 ел эчендә Татарстан Республикасында янгыннарда 131 кеше һәлак булган

Азнакай районында 2018 ел эчендә 38 янгын очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында 2018 елда 2836 янгын теркәлгән, 131 кеше һәлак булган, 237 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Янгыннарда һәлак булучыларның төп саны пенсионерларга туры килә – 54 кеше, ягъни янгыннарда һәлак булучыларның гомуми санының 41,2% проценты, эшсезләрнең 29 кеше яки 19,8% проценты.

Азнакай районында 2018 ел эчендә 38 янгын очрагы теркәлгән.

Ут чыгуларның төп сәбәпләре:

- ут белән саксыз эш итү – 8 очрак;

- электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 15 очрак;

-мичләрне урнаштырганда һәм эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу – 8 очрак;

- ут төртүдән – 4 очрак;

- балалар шуклыгы – 2 очрак;

- яшенле разряд – 1 очрак.

2019 елда Азнакай районы территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм янгыннарны стабильләштерү кысаларында 24 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторлары һәм инженерлары социаль яклау хезмәткәрләре һәм ТСЖ белән берлектә «Торак» профилактик операциясен дәвам итәләр.

Халык белән аңлату эшләре алып барыла, һәр әңгәмә ахырында халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары турында хәбәр итүче белешмәләр тапшырыла.

Түбән температура чорында барлык гражданнарга да игътибарлы һәм уяу булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә сорала ;

- кулдан ясалган һәм төзек булмаган җылыту приборларыннан файдаланмаска, электр чыбыкларына көчәнешне арттырмаска;

- җылыту мичләрен караусыз калдырмаска, шулай ук мичне өч сәгатьтән артык ягу тыела.

Янгын вакытында кичекмәстән 01 номерына шалтыратырга, кәрәзле телефон - 101 .

Исегездә тотыгыз: янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк!

 

 

24 нче янгын сүндерү бүлеге пресс-хезмэте,

Азнакай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев