Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Азнакайлы исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепләнә

Аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итү – җинаять. Тик моны күпләр онытып җибәрә.

Татарстан Республикасы Азнакай районы буенча җәмәгать судьялары тарафыннан 2024 елда исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 153 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Агымдагы 2025нче елда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган 5 машина йөртүче тоткарланып, материаллар судка җибәрелгән.

Суд каршына баскан  азнакайлы, 1986нчы елда туган Карибуллин Р. Ф. да исерек килеш транспорт чарасы белән  идарә итүдә гаепләнә. 

Ноябрь аенда ул Хендай Элантра машинасы белән Солтангалиев урамы буенча  хәрәкәт иткән, борылышта утларны  кабызмаган өчен һәм машина йөрешеннән шикләнеп, аны туктаталар. Алкотестер машина йөртүченең исерек булуын раслый. Алга таба район медицина учреждениесендә исереклеккә медицина тикшерүе узу да уңай нәтиҗәне күрсәтә. 

Тик  Карибуллин Р. Ф. үз гаебен  танымый. Аның раславынча, бу көнне ул сырхаулап торган, дару кулланган.

Шунысы мөһим: руль артына утырган һәр кеше юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, ягьни, үзен начар хис иткәндә, дарулар кулланган хәлдә машина белән идарә итүдән тыелырга тиеш. 

Әлегә суд карары кичектерелеп, утырыш 29нчы гыйнварга күчерелде. Кем белә, бәлки, гаепләнүче үзенең югары юридик белеменә таянадыр. 

Исегезгә төшерәбез: 2025 елның беренче гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга карата штрафлар күләме үзгәрде, атап әйткәндә, исерек хәлдә идарә иткән өчен 45000 сум штраф, шулай ук 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев