Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Азнакай районы эчке эшләр бүлегендә – яңа җитәкче

Азнакай районының эчке эшләр бүлегендә җитәкче алышынды.

Бүлекнең шәхси составына яңа җитәкче – полиция подполковнигы Радик Шәрәфиевне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев тәкъдим итте. 

 

Радик Шәрәфиев – Азнакайда туып-үскән, хокук саклау органнары династиясен дәвам итүче җитәкче. Хезмәт юлын туган районында башлап, төрле җаваплы вазифаларда эшләгән. Соңгы елларда ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы урынбасары – полиция начальнигы вазифасын башкарды.  

 

Алексей Завгороднев Радик Шәрәфиевнең хокук саклау органнарында 28 елга якын намуслы хезмәт итүен билгеләп үтте. Ул бу вакыт эчендә үзен тәҗрибәле, җаваплы, грамоталы һәм көчле оештыру сәләтенә ия җитәкче буларак танытканын ассызыклады.  

 

Үзенең җавап чыгышында Радик Рафаэль улы коллектив белән бергә районда җәмәгать тәртибен саклау, гражданнарның хокукларын һәм иминлеген тәэмин итү буенча куелган бурычларны нәтиҗәле башкару өчен барлык көчне куячагын әйтте.   

 

Шәхси состав белән очрашуда Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Ул бүлек хезмәткәрләренең соңгы еллардагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм районда җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә полиция хезмәткәрләренең роле аеруча зур булуын билгеләп үтте.

 Район халкының иминлеге һәрчак беренче урында булырга тиеш. Моның өчен полиция хезмәткәрләренә зур җаваплылык йөкләнә. Коллективның алга таба да нәтиҗәле эшләвенә ышанам,

– диде Марсель Шәйдуллин.

 

Очрашу ахырында шәхси состав алдында торган өстенлекле хезмәт бурычлары билгеләнде, җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итү, хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

 

Фотолар Азнакай районының рәсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев