Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Бердәмлектә - көч

Урсай токмачлары – солдатларга

Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыру дәвам итә. Әле шушы араларда гына Азнакайдан 2 тоннадан артык кирәк-яраклар төялгән машина озатылуы хакында хәбәр иткән идек. Инде киләсе олау өчен күчтәнәчләр әзерләү, сеткалар ясау, кирәк-яраклар туплау дәвам итә.

 Бу көннәрдә Урсайда ханым-туташларның бергә җыелып токмач кисү өмәсе ясаулары хакында ветераннар советы рәисе Рүзилә ханым Зариповадан яңа хәбәр алдык.

–Авылыбызның уңган-булган, олы җанлы, күңелләре игелек белән тулы 25 ханым-туташлары илдәге вәзгыятьне аңлап, саваплы һәм изге эшкә алындылар, – диде ул. –Аналар, апа-сеңелләрнең кул җылысы салып әзерләгән ризык иминлек  сагындагы егетләребезгә сәламәтлек, көч-куәт өстәсен! Аларның барысының да җиңү яулап, исән-имин үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын тели-тели кистек токмачларны.

Мондый өмәләр авылыбызның башка авылларында да дәвам итә. Татшуган, Әгерҗе, Тымытык авылларында гүзәл затларыбызның, шәһәрдә волонтерларыбызның шулай җыелып токмач кисүләре, сетка үрүләре хакында да социаль челтәрләрдә язмалар, фотосурәтләр күреп күңел сөенә, аларга карата хөрмәт, горурлану хисләре уяна. Әйе, без бердәм булганда көчле һәм максатчан. Илебезгә авыр чорда кылынган игелекләр дөньядагы иминлеккә зур өлеш ул.     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев