Азнакайда – Җиңү бәйрәме!
ҖИҢҮ

Азнакайда – Җиңү бәйрәме!

Барлык район халкын һәм җирлегебез кунакларын 9 май көнне Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган зур бәйрәм чарасына чакырабыз.

– 09.00 сәгатьтә – Җиңү мәйданында тантаналы митинг. Сугыш каһарманнары, тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балалары мемориаль комплексына чәчәкләр салу.

– 09.20 сәгатьтә – шәһәребезнең учреждение, предприятиеләре коллективлары катнашында “Үлемсез полк” сафларында Ленин урамы буйлап «Юбилейный» стадионына үтү.

– 09.45 сәгатьтә – Җиңү паркында митинг, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу.

– 10.00 сәгатьтә – “Юбилейный” стадионында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантана.

– 18.00 сәгатьтә – Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм районыбызның сәхнә осталары катнашында зур концерт.

– 21.00 сәгатьтә – бәйрәм салюты.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

0+

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев