Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Авылларда Җиңү бәйрәме җыры яңгырый

Татшуганда да Бөек Җиңүнең 77 еллыгы бәйрәмен истә калырлык итеп әзерләгәннәр.

Иртән үк клуб каршында музыка яңгырый. Авыл халкының олысы-кечесе җыелган иде. Мәктәп укучылары, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре театраль, музыкаль чара әзерләгәннәр. Авыл башлыгы Мансур Хәертдинов, район хакимияте вәкиле Фәрхәт Шәйхулов ветераннарны, авылдашларны бәйрәм белән тәбрикләде. Сугышта Татшуган авылыннан  232 кеше катнашкан. Шуларның ни бары 76 сы гына исән-сау авылына әйләнеп кайта. Колхоз эшен үз җилкәләрендә алып барган тыл хезмәтчәннәренең  фидакарьлеге яшь буынга үрнәк булып тора. Бәйрәм тантанасыннан соң клуб каршындагы һәйкәл   чәчәкләргә  күмелде. Килкән ветераннарны чәй белән сыйладылар. Ветераннар Советы рәисе Әхсән Идиятуллин ветераннарны тәбрикләп , сәламәтлек теләде. 

Авылның  бүгенге көндә бердәнбер исән-сау булган ветераны Шайхрамов Габдулла абый – сугышның, фронттагы хәлләрнең тере шаһиты, авылның горурлыгы. Авыл җитәкчелеге ветеран Габдулла абыйны    өенә барып бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.  Бүген  ул балалары, оныклары янында тыныч тормышка сөенеп, кәнәгать булып матур итеп яши.

Бөек Ватан сугышы елларында кылган батырлыкларны,  фидакарьләрчә көрәшне, тырыш хезмәт эшчәнлеген бер вакытта да онытырга ярамый. Илебез күге һәрвакыт тыныч, якты булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев