Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Яхшылыкка урын киң

Сонгы вакытта без артык зарлана башладык кебек. Тормышта гел явызлык, гел начарлык очрап тора диярсең. Әллә яхшылыкны күрми, сизми башладыкмы соң?

Хәтерләсәгез, совет чорында бер дигән мәктәп формалары бар иде. Уку елына әзерлек йөзеннәндер инде, әни белән Әлмәткә барырга чыктык. Безнең бәхеттәндер, кибет яныннан бер автобус утыртып та китте. Шәһәргә барып, кирәк-яракларны алып, бераз урам таптагач, әни:

– Улым, синең костюмын кая? – дип сорап куймасынмы. Мин ык-мык иттем, тик кайда калдырганымны хәтерләмәдем. Әни инде, авыл хатыны булса да, шәһәр урамын ярып кычкырып тормады. Үзәккә үтәрлек, кайтып җиткәнче еларлык итеп: “Бүтән миннән кием сорама!” – диде дә, сүз шуның белән тәмам булды.

Тик, кайсыбызның бәхете җиңгәндер, авылга кайтып, кибет янына җитүгә кибетче Фәния апа:

– Гайни апа, бу сезнеке түгелме? Шушы авылныкылар иде бугай, дип бер шофер калдырып китте, – дип, минем костюмны күтәреп чыкты.

Җир йөзендә яктылык күбрәк шул. Лениногорск педагогика училищесында укыйм. Сагынып бик интегәм. Шимбә, бәйрәм ялларында берни тотып тора алмады. Дүрт ел өйгә "чаптым". Әлмәтнең Бигәш башына чыгып, кул күтәреп, авылга кайтырга узгынчы машина тотарга кирәк. Кыш. Инде күптән караңгы төшсә дә, кар яктысы бар. Басып торам, өметсез шайтан гына диеп, утыртмаган һәр шоферга исәнлек теләп. Әби шулай өйрәткән иде. Елыйсы килә. Шунда кадәр җиткәч, өйгә кайтасы килә бит. Шулвакыт яныма бер автобус туктады да: "Куда едешь?" – диде. Мин автобуска керә-керә: "Кичуй товарный парк" – дидем. Автобуста миннән гайре берәү дә юк. Машина Нагорный чокырына җитә башлауга торып бастым. "Ты ще встал, до Кичуя далеко еще", – диде шофер. Мин үземнең Кичучатка кайтуымны әйттем. Шофер минем авылга ничек керәсем белән кызыксынды. Монда кадәр кайтып җитүемә дә, мин бик шат идем. Шунда ул:

– Мне все равно до вахты ничего делать, давай довезу, – дип авылга кертеп чыкты.

Кайткач, китүләре бер бәла. Я авылдан китеп булмый, аннан шәһәргә җитсәң, билеты юк. Миңа язмыш яхшы кешеләрне кызганмады, Аллах ярдәменнән ташламады. Кассада билет сатучы курчак кебек, һәрвакыт кабартып ясаган матур прическалы, үзен бик караган, елмаеп торучы Дания апа миңа билет калдыра башлады. Югыйсә, мин кем инде аңа? Кызгангандыр инде мин авыл баласын.

Совет чорында мондый гына яхшылыкны күбесе эшләде. Син безгә бүген күрсәт изгелек кылучыны, дияр кемдер. Андыйлар бүген дә бар.

Казаннан кайтып киләм. Үземнең исәп белән бензин Ленино авылындагы заправкага кадәр җитәргә тиеш иде. Техниканың исәбе башкача булып чыкты. Акьяр авылы башындагы кибет-кафеларга – юл читенә машинамны чак борып өлгердем. Кафега кердем дә, сатучылар янына килеп, үз хәлемне анлатырга тырыштым, Ленино авылына кадәр җитәрлек бензин табу мәсьәләсен хәл итәргә тырыштым.

– Белмим, – диде дә, көяз ханым прилавканың икенче башына барып басты.

Мин "йөз суымны түгеп", икенче сатучы янына атладым.

– Ничек кенә ярдәм итим икән соң, абый, – дип өзгәләнде ул.

Иренә шалтыратып караган иде, тегесе шактый гына суганлап-борычлап, хатынын ераккарак җибәрде. Аннан улына шалтыратты. "Номер не доступен" дигән җавап ишетелде. Ләкин боларның берсе дә ханымда булган изгелек эшләү теләген сүндермәде. "Абый, мин хәзер кайтып, күршеләрдән сорап карыйм әле", – диде. Аңа ияреп, мин дә кафедан чыктым. Шул вакыт бер машина килеп туктады. Ханым аның янына "очты", ишекне ачып, ашыга-ашыга шоферга минем хәлне аңлатты. Яшь ир, ике баласы белән хатынын төшереп, кире авылга борылды. Ханым минем янга килде. "Абый, хәзер Ленинога барып, җитәрлек бензин алып килә ул", – диде. Аның бәхете йөзенә генә түгел бөтен булмышына чыккан иде.

Ул арада 5 литрлы савытта безин белән әлеге егет тә килеп җитте. Бу вакытта ничә сум сорасалар да бирергә әзер идем. Мин егетнең тыйнак кына әйткән суммасына акча өстәп бирсәм дә, үзе әйткәннән артыгын алмады.

Мин, бензин салып, машинамны кабыздым да олы юлга бордым. Әллә җырлыйсы, әллә елыйсы килә иде. Я, кем әйтер, җирдә яхшылыкка урын тар дип!

Рәфкать Шаһиев, Әлмәт

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев