Тугры кычытканнар
Нинди авыл булган бу урында,
Калган бары нигез ташларың.
Җилләр генә йөри бөтерелеп,
Җилфердәтеп әрем башларын.
Җилләр йөри хатирәләр барлап,
Уңга-сулга сугылып, сарылып.
Читтән авылдашлар кайткалыйлар
Туып-үскән авылын сагынып.
Кычытканнар ташлап китмәгәннәр,
Кычытканнар тугры калганнар.
Карт тирәкләр корып барсалар да,
Авыл эзен саклый алганнар.
Шул тирәкләр һаман каршылыйлар
Җылы яктан кайткан кошларын.
Кычытканнар һәр җәй каршы ала
Сагынып кайткан авылдашларын.
Җәүһәрия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев