Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Тели белеп телик

Бәхетле очракларың сине бәла-казалардан саклап торсын!

Барыбыз да беләбез, һәрбер бәйрәм изге теләк, матур сүзләрсез үтми. Туган көн булсынмы ул, юбилеймы, никах кичәсе яки туймы, без инде якыннарыбызга йөрәк түрләрендә йөрткән иң җылы хисләрне әйтеп калырга ашыгабыз.

Үземә дә шундый бәйрәмнәрдә еш булырга туры килү сәбәпле, кайвакыт шулкадәр акыллы сүзләр ишетергә туры килә. Бүген шуларның берсен сезгә дә сөйләп үтим әле, дуслар.

Бервакыт бер юбилярның туган көнендә туганы беренче карашка гади генә кебек тоелган, шул ук вакытта йөрәккә үтеп керерлек искиткеч котлау сүзләре әйтте.

– Туганым, мин сиңа сәламәтлек тә, байлык та теләмим бүген. Мин сиңа чын күңелемнән һәрвакыт тормыш юлыңныны яктыртып бәхет елмаюын телим. Бәхетле очракларың сине бәла-казалардан саклап торсын! – диде.

Бәхетле очрак дигәннәре, русчалатып әйткәндә “везение“ була инде. Әйе, чыннан да, безнең тормыш кайгы-шатлыклар белән үрелеп бара, көтелмәгән бәхетсезлек очраклары да адым саен сагалап кына тора. Бер дә уйламаган җирдән, кеше төрле авыруларга, борчу-мәшәкатьләргә дучар булырга мөмкин.

Андый хәлләр турында интернет битләрендә дә күреп торабыз, радио-телевидениедә дә еш ишетәбез. Барыбыз да белгәнебезчә, ”Титаник” корабында да бай һәм сәламәт кешеләр шактый күп булган. Ә менә корабта батудан бик әз күләмдәге бәхетлеләр генә исән калган. Шулай ук кемдер сәгате куелган вакытка шалтырамыйча, самолетына яки поездына өлгерми, кемдер билгеләнгән вакытка, билгеләнгән урынына барып җитмичә шартлаудан яки фаҗигаләрдән исән кала. Кемнеңдер машинасы кисәк кенә кабынмыйча, булачак юл халәкәтеннән котылып кала. Мондый очраклар адым саен. Ә без үзебез дә шундый очракларга артык әһәмият бирмичә, уфтанабыз, зарланабыз, холыксызланабыз, чыгардан чыгабыз. Бер генә нәрсә дә Аллаһ тәгаләнең рәхмәтеннән башка эшләнми. Безгә тиешле сынаулар-безгә насыйп була. Шул ук вакытта күп кенә бәхетсезлекләрдән дә ул безне алдан кисәтеп, йолып кала. Каядыр җитешмәгәнбез икән, ниндидер эшебез барып чыкмаган икән, болар барысы да безгә Аллаһ тарафыннан кисәтү дип аңларга кирәк.

Күптән түгел генә авылга кайткач, икенче көнне китәбез дип торганда машинабыз кабынмады. Әй ачу килде инде. ”Иске дә түгел ич инде югыйсә” – дип, мин пыр тузындым инде. Бу хакта намаздагы бер танышыма да сөйләдем. Ә ул беләсезме нәрсә диде?

”Ә син шулай да тынычлап уйлап кара әле. Әгәр дә шушы машина урынына син яки ирең, я булмаса балаларың авырып китсә, инде гел дә терелмәслек авыруга дучар булсагыз, ул очракта нәрсә булыр иде?Машина бит ул – тимер. Ә тимерне карап, җайлап, көйләп була. Бу борчулар-вакытлыча гына килгән сынау. Бәлки шушы машинагыз кабынмыйча, сезне ниндидер халәкәттән коткарып калгандыр. Аллаһ барын күрә! Ул барына да хуҗа! Шуны онытмагыз!”

Дустымның шушы сүзләреннән айнып киткәндәй булдым. Ә бит чынлап торып уйлап карасаң, никадәр дөреслек ярылып ята аның сүзләрендә! Шуңа күрә сабырлык, сабырлык һәм тагын бер кат сабырлык телим һәммәбезгә дә. Һәм, әлбәттә, инде тормышта безне бары тик бәхетле очраклар гына көтеп торса иде!

Гөлчәчәк Садретдинова, Азнакай

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев