Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Шулай бервакыт

Җим сибеп, тунсыз калдым

Кышкы зәмһәрир суыкларда тәрәз төбенә ике күгәрчен килеп кунды. Берсе – ак, икенчесе күк төстә иде аларның. Мин боларны жәлләп, дүртенче каттагы тәрәзәмне ачып, җим сибә торган булдым. Алар үзләре бик әдәплеләр. Әкрен генә чүплиләр дә, очып китәләр. Шулай болар  миңа ияләшеп беттеләр. Көндә иртән бер килеп китәләр.

Менә яз да җитте, җирдә чүпләнсәләр дә, тамак туйдырырга була. Әмма, алар һаман килә торган булдылар. Мин дә ярма сибүемне дәвам иттем. Көннәрдән бер көнне монда икенче бер күгәрчен (монысы яшьрәк иде ахры, кечерәк һәм ябыграк та) килеп кунды да, пыран-зыран китереп, тегеләрнә дә калдырмый ярманы чүпләп бетерде. Алай гына булса ярар, бер дә туймый ул, һаман сорый. Тәрәз төбен берничә тапкыр урый торган булды.бу. Сипмәсәң, калай тәрәз төбен  шытыр-шотыр китерә. Менә бит кешеләр арасында гына түгел, кошлар арасында да шундый әрсезләр була икән. Гел аңа гына булсын.

Шулай кояшлы көннәрнең берсендә кер бавына кышкы тунымны чыгарып элдем. Янәсе, җилләтәм мин моны. Көне буе торды, төнгә дә калды бу. Иртән тунымны алып керим дисәң, бер урыныннан чукып, мехын коеп, тәмам тиресенә кадәр төшкәннәр. Кем булыр икән инде бу? Тычкан дияр идең, дүртенче катка кадәр менмәгәндер бит инде. Тунны тышка беренче тапкыр гына элүем түгел бит инде минем. Шул әлеге дә баягы ияләндергән кошларым эшедер дип уйладым. Ул көнне көндез өйдә булмаган идем шул. “Үз игелегең үзеңә меңе белән кайта”, – диләр дә бит. “Ит изгелек – көт явызлык” булган инде бу. Тунсыз калдырдылар болар мине. Яла яксам, гафу инде кошкайларым.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев