Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

"Сердцем яна кичләрен" яки туган телебезгә мөнәсәбәт хакында

Үз чорында Садри Максуди мондый фикер әйткән: “Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга баглыдыр...”

Мине чеченнарның үз ана теленә булган мөнәсәбәте бигрәк тә таң калдырды. Күршем сөйли: иренең сеңлесе Казанда баласын балалар бакчасына йөртә һәм аның белән бары тик ана телендә генә сөйләшә. Тәрбияче моңа: “Өегездә теләсә нишләгез, тик бакчада бары тик рус телендә генә сөйләшергә тиешсез!” – дип кисәтү ясый. Кайда язылды икән бу канун? Шулай да монысына әллә ни шаккатмыйбыз, кайсы татар әнисе генә заманында мондый күрсәтмә алмаган. Иң кызыгы яшь ананың тәрбиячегә биргән җавабында. “Мин, – дигән ул, – кайда гына, хәтта Америкада булсам да, үз балам белән бары тик үз телемдә генә сөйләшәчәкмен!” Тәрбияче ни дип җавап биргәндер горур халыкның бу горур баласына, билгесез. Тик бу сүзләрдә гади генә хатын-кызның үз Ватаны, халкы һәм туган теле өчен мәхәббәте ярылып ята. Менә кемнән үрнәк аласы иде! Мондый сакчылары булган халыкның киләчәге өчен дә, теленең язмышы өчен дә куркасы юк.

Башка милләт кешеләренең үз телләренә мәхәббәтенең көчле булуы турында тагын бер мисал китерәсем килә. Мөслим районында туганнарыбыз Гассан һәм Айгөл Нассерлар яши. Икесе дә табиблар, дүрт бала тәрбиялиләр. Гассан Нассер – Ливаннан. Гаиләдәге балалар әниләренең татар телен дә, әтиләренең гарәп телен дә, өстәмә рус, инглиз телләрен дә үзләштергәннәр. Югыйсә, Мөслимдә, аралашыр өчен бүтән бер генә гарәп тә юк. Ә әти кеше, үз балаларын үз телендә рәхәтләнеп сөйләшә аларлык итеп тәрбияләгән. Хәтта 3-4 яшьлек уллары узган ел Ливаннан кунакка килгән ерак әбиләре белән татар Илсөяр әбиләре арасында тылмач та булып йөргән әле.

Мине тагын сөйләмебезнең саф булмавы борчый. Сөйләм саф булсын өчен, гасырлар буена тупланып килгән сүз байлыгын дөрес куллана белү таләп ителә. Туган телдә сөйләшкәндә, башка тел сүзләрен катнаштырып җөмлә төзү бу таләпне бозуга китерә.

Телнең рус сүзләре белән чуарлануында, әлбәттә, катнаш никахларның да роле бик зур. Үзебезнең Азнакай районы кызы, яшь автор-башкаручы Гөлгенә Кәлимуллинаның “Дочка” дигән җырында кайнананың марҗа килененә мөнәсәбәте көчле юмор белән иҗат ителгән.

Здравствуй, дочка дорогая,

Миленькая ты моя.

Свадьба будет, гулять будем,

Киленушка ты моя.

Ә Ильвина җырлый торган “Яшьләрский мәхәббәт” җырында тел чуарлау иң югары ноктага җиткән. Бу – шулай ук бүгенге яшьләрнең сөйләменә бик нык охшатып иҗат ителгән шаян җыр.

Ә мин, җүләр, һаман сине,

Ждать итәм кичләрен.

Сине мин уйлап йөрим,

Сердцем яна кичләрен.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә, телсез халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Тел – туган ил, туган җир ул!

Халидә Нургалиева

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев