Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Әни икмәге

Халидә Галимова иҗаты

Әни икмәге

Иртән торып әни ипи сала,

Борыннарга керә исләре...

Бала чакның якты хәтирәсе –

Әниемнең җылы икмәге.

Суынмыйча торсын әле диеп,

Тастымалың алып ябасың,

Ә күзләрең һаман тәрәзәдә,

Кайтып кермәсме дип баласы.

Бисмилласын әйтеп кискән чакта

Икмәгеңнең һәрбер телемен

Уең белән безгә таратасың,

Безне сыйлыйсың син, беләмен.

Кабат-кабат тагын күәс баса,

Иртәгесен кайтмый калмасмы,

Әниләрнең ризык теләүләре

Саклап йөртә әдам баласын.

 

Араларда еллар ята

Синең яратам диюдә

Хәзер инде ни файда?

Араларда еллар ята.

Син кайда да мин кайда?

 

Яшь, чибәр чакларыңда син

Башка ярлар эзләдең,

Кулларыңдагы гөлләрне

Минем алга тезмәдең.

 

Очраганда урамнарда

Үтә идең бик текә,

Шулай инде, җаныкаем,

Вакытлар бик тиз үтә!

 

Айларга очар идең,

Кояшны кочар идең,

Тик җитмәде бит көчең,

Әллә саекты кесәң.

 

Инде агарган чәчләрең,

Нур кимегән күзеңдә,

Кереп барасың, ахыры,

Син гомерең көзенә.

 

Томырылып карыйсың син,

Күзләрең хәзер миндә,

Чәчәк тотып кулларыңа

Каршы чыгасың көндә.

 

Соң шул инде, бәгеркәем,

Башларыңа соң килде.

Миңа дигән гөлләрең дә

Корыган, шиңгән инде.

 

Сиңа

Пар балдаклар алышмадык,

Вәгъдәләр бирешмәдек,

Яшьлегебезнең язында

Без нигә күрешмәдек?

 

Соңга калды бу ярату,

Керәбез бит көзләргә,

Шатлык түгел, моң-сагыш

Бу сөюдән йөзләрдә.

 

Кайларда йөрдең, тиң ярым,

Насыйп булып ятларга?

Аралар якын булса да,

Көч калмады атларга.

 

Көзге гөл чәчәк атса да,

Кыраулар сугар инде.

Соңгы сөю чаткылары

Үрләми сүнәр инде.

 

Төшләремә генә кер бер тапкыр

Төшләремә генә кер бер тапкыр

Яшьлек томанына уралып,

Күзләремә карап алда тагын

Зәңгәр төндә кочагыңа алып.

 

Тик бер тапкыр, соңгы тапкыр

Алып кит син хыял илләренә,

Икәү бергә очыйк болытларга,

Парлап йөзик бәхет күлләрендә.

 

Чакырмыйча кер син төшләремә,

Кирәк түгел, рөхсәт сорама,

Шашып-шашып ярат тик бер тапкыр,

Ялгызлыктан мине арала.

 

Уянгачтын төшләр икән диеп

Өзгәләнер бәлки үзәгем.

Аңла, җаным, ачы дөреслектән

Татлы ялган кайчак кирәген.

 

Үкенү

Бергә дә була алмадык,

Аерылмады юллар да,

Безнең бәхет ачкычлары

Булды башка кулларда.

Гомер бураннары басты

Бергә үткән эзләрне.

Пәрдә аша инде күптән

Мин дә сине күзләмим.

Уртак утларда да яндык,

Барын да бирде язмыш,

Ул көннәр үзе бәхетме,

Әллә бер олы ялгыш?

Без кабызган учакларның

Кыска булды гомере.

Тик көле астында һаман

Пыскый утлы күмере.

Яшерелгән инде хисләр,

Тезгенләнгән ул йөрәк.

Икебез ике тормышта,

Без ышаныч һәм терәк.

Тыныч булсын йокыларың,

Төшләреңә кермәмен,

Үткәннәрне искә алып

Бимазалап йөрмәмен.

Бәхет телим сиңа бары

Гомерләрнең көзендә.

Елмаюлар, куанычлар

Балкып торсын йөзеңдә.

Балаларың, оныкларың

Тормышка ямь өстәсен.

Ходай киләчәк көннәргә

Өметеңне өзмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев