Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Көз җанлыларга багышлыйм

Әгәр миңа "Ландыш, апаем, кайсы ел фасылына әверелер идең?" дип сорау биргән булсалар, мин бер дә уйламый "Көз!" дип җавап кайтарыр идем.

Кояш нуры-җылысына һәм яшеллеккә тансыккан кешеләрне сөендерүче яз да түгел. Сабантуе, инештә аяк чылатып йөрүләре, яшел хәтфәгә сүтелгән мәрҗән бөртекләредәй таралган җиләген җыюы белән кызыктыручы җәй дә түгел. Йокыга талган җирне ап-ак болытлар төсендәге юрган белән каплаучы, суык урамнан йөзе кызарган һәм керфек-кашына бәс кунган бала-чаганы куып кертүче кыш та түгел. Гел моңсу карашлы, кәефе тотрыксыз булган көз...

Тормыш зирәклеген һәм холык сабырлыгын үзендә үстергән мөлаем, тик җанына мәңге бетмәс ямансулык сугарылган урта яшьтәге ханым кебек ул. Җылы алтын көннәрне, күз карасын саклагандай гына, кадерләп өләшә. Ә аннары, алар бетүгә, үксеп елый башлый. Ярсып елый, ачулы караш белән тирә-юньне караңгы көн-төннәргә чумдыра, җавапсыз калган мәхәббәттән өшегән йөрәге белән җирнең саргаеп бетмәгән яшел йөзенә кырыс кына кырау белән суга. Әйтәм бит, кәефе тотрыксыз.

Тик аның караңгы көне һәм төнендә әкренләп үлеп баручы агач-куакларында, җир йөзенә менә-менә ишелеп төшәрдәй карасу болытларында ниндидер сихри ямь бар. Аларга кушылып, көз моңын кеше күңелләрендә сузып-сузып уйныйсы килә. Ә саргаеп коелып төшкән яфраклар давылы белән ярсып әллә кайларга китәсе килә.

Ә сез, бәлки, сорарсыз, нинди төстә минем күзләр. Ә мин җавап бирермен: "Көз төсендә".

 

Габитова Ландыш, 15 октябрь, 2021 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев