Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Кояш белән сәлам юллыйм сиңа

Барча укучыларыбызны да бәйрәмнәр белән котлап, якташыбыз шагыйрә Халидә Галимова матур шигырен тәкъдим итә

Кояш белән сәлам юллыйм сиңа
Иң гүзәл җир татар төбәге.
Белеп яшим, сизеп яшим җирдә
Синең балаң, сиңа кирәгем.
Горурланып туймас ул, кызларың
Уңган, булган, тырыш барысы.
Шатлык белән тула күңелләрем
Мин шуларнын диеп, бересе.
Җирен, суың, инеш, чишмәләрең
Дан җырларлык һәрбер почмагың.
Иртә саен сәҗдә сәлам юллыйм
Йөрәк белән сине кочамын.
Мин бәхетле синдә туган өчен
Кирәкле мин шушы җиремдә.
Бәхет телим, уңыш, иминлекләр
Насыйп булсын татар иленә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев